Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Пятница, 10.05.2024, 15:54

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 4 » Үз соравыма үз җавабым. (Үзем турында бер сүз)
20:28
Үз соравыма үз җавабым. (Үзем турында бер сүз)

Туган елым - 1954 елның 2 августы. Балачагым Носы авылында үтте. Шушмабашта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга кердем. 1977 елда университетта укып бетереп, Фәннәр академиясенә эшкә урнашкач, юләрләнеп, Шушмабаш мәктәбенә тарих укытырга кайтып төштем. Әти дә, әни дә укытучылар булгач, мин дә укытырга тиешмен дип уйлаганмындыр инде. Шуннан бирле утыз елдан артык укытучы булып эшлим. (Шуның унбер елы – мәктәп директоры).

Хатыным Мәрзия һәм кызым Айгөл дә укытучылар. Улыбыз Айрат исә Казанга китеп эшкә урнашты. (Бездән акыллырак булгандыр, мөгаен).

Гомеремнең мәктәптә балалар арасында узуына үкенмим. Без бит барыбер кайда да булса эшләргә дип җиргә килгән кешеләр. Шулай да җәмгыятьтә укытучы хезмәтенә тиешле бәя бирелмәүгә ачу килә.

Мин үземне шактый ук мөстәкыйль, бәйсез кеше дип исәплим. Һәр әйткән-кушканга сукырларча иярә торган гадәтем юк. Сәяси партияләргә дә кереп-чыгып уйнарга яратмыйм. Ялагайлык, куштанлыкны җенем сөйми.

Дусларым күп түгел. Үземне кемгә дә булса булышырга, ярдәм итәргә тиеш кеше дип тә исәпләмим. Башкалардан да ярдәм көтмим. Шуңа күрә кешеләр белән артык якынаеп китә торган гадәтем юк.

Түрәләр өчен мин җайсызрак кеше, чөнки һәр нәрсәгә үз фикерем, үз карашым бар. Ә бездә андыйларны яратмыйлар. Бөтен кешенең яратуы миңа кирәк тә түгел. Гаиләңдә сине, син аларны яратсаң, оныкларың "дәү әти” дип йөгереп йөрсә – тагын ни кирәк? Аллага шөкер, ике балам, ике оныгым һәм гомер иткән хатыным – менә минем дөньям, минем тормыш һәм яшәвемнең төп мәгънәсе.

Редакциядән килеп төшкән хат дулкынландырып та, уйландырып та җибәрде. Газетага яза башлаган вакытлар искә төште. Басылып чыккан язмаларымны карап-барлап чыктым. Хәйран гына, ике папка җыелган. Язганнарымны бастырсалар, аларны яратып укысалар, минем өчен шул зур шатлык. Уйланып утырдым да, үземне бимазалаган сорауларга җавап язарга керештем. Үзең белән үзең сөйләшү күңелне сафландыра, җан тынычлыгы бирә бит ул. Мин авылда туып, гомерем буе авылда яшәгән кеше. Шулай булгач, сүзне авылдан башларга кирәктер.  Фәрит ВАФИН.

Үз соравыма үз җавабым

Авыл

Авыл турында хозурланып язарлык әйберләр күрмим. Бүгенге авыл кешесенең хокуксыз, ялсыз һәм акчасыз яшәвенә җан әрни. Мескен халык бөтен авырлыкларга, алдашуларга, газапларга колларча түзә.

Аның бетә баруында шул авылның надан, булдыксыз җитәкчеләре гаепле дип саныйм.

Соңгы ун елда авылны теләсә кемгә теләгәнчә таларга ирек куйдылар. Азмы-күпме мөлкәте калган хуҗалыклар инвестор дип аталган карчыга тырнагына эләгә башладылар. Алары – авылны соңгы талаучылар. Авылны упкынга очудан саклап калучы бердәнбер юл – кешегә тиешле үз җирен биреп, үзе теләгәнчә эшләрлек шартлар тудыру. Җир китсә – власть китәсен белгән түрәләр әлегә моны эшләми һәм эшләмәячәк! Димәк, авылда тормышның рәтләнәчәгенә өмет аз.

Мәктәп

Авыл нинди – мәктәп шундый. Ярлы мәктәпләрдән киләчәк заман кешесе үсеп чыга алмый. Мескен хезмәт хакына эшләүче укытучы төпле белем бирүче дә, яхшы тәрбияче дә түгел. Аның да үз баласын югары уку йортына кертәсе, малаен армиядән алып каласы бар. Абзарда 1-2 үгез һәм сыер тормаса, боларны эшләп булмый.

Кешечә яшәгән укытучы гына чын-чынлап эшли ала. Кешечә яшәү – ул укучыңнан аз гына булса да яхшырак киенү, теләгән ризыгыңны алып ашау, елга бер тапкыр ял йортына бару һәм машинага утырып йөрү дигән сүз. Ә укыту өчен һәр укытучының үз кабинетында компьютер, телевизор, магнитофон, видео һәм кирәкле бөтен дидактик материаллар булу шарт. Берсен ташлап, икенчесен башлап үткәрелә торган бүгенге реформаларны ипигә ягып ашый алмыйсың. Хәзергә укытучыны алдап эшләтәләр. Шуңа күрә ул үзе дә күз буярга, ялагайланырга, шомартырга мәҗбүр. Ул да авыл кешесе кебек хокуксыз һәм куркак.

Тәрбия

Баланы кем тәрбияләргә тиеш? Берәүләр – мәктәп, икенчеләр ата-ана, өченчеләр җәмгыять тәрбияләргә тиеш ди. Бездәге иң зур хата – бөтен нәрсәне кемгә дә булса кайтарып калдырырга тырышуда. Ләкин ул сорауга җавап табылса да тәрбия эше урыныннан кузгалмаячак, чөнки җәмгыятьнең кыйбласы, идеологиясе юк. Мин, совет заманында үсеп белем алган укытучы, коммунистик әхлакны маяк итеп алырга тиешме, әллә байларныкынмы?

Яшьләр киләчәккә өметсезлек белән карап, юанычны аракы, сыра, наркотиклар һәм уен автоматларыннан эзли. Хөкүмәт үзе: "Мәгез, алыгыз!” – дип биреп торган ул "җимешләрдән” укытучы балаларны ничек биздерсен? Яшьләр генә түгел, бүген бөтен халык тәрбиясез: ил белән эчә, тарта, сүгенә, вата һәм җимерә, кычкырыша, сугыша. Тәрбиясезлектән котылуның хәзер бердәнбер юлы – Коръәндә язылган әхлак принципларын үтәү. Мәчеткә барасы кеше эчми, мәчеткә кергән кеше сүгенми, гайбәт сөйләми.

Тел

Арчадан безнең Яңа Кенәргә кайтканда Ташкичү дигән тарихи авыл бар. Күренекле шәхес Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән авыл бу. Аңа якынлашканда юл кырыендагы күрсәткеч тактага "Ш.Мәрҗәни хуҗалыгы” дип язылган. Инде өч елга якын эленеп торган шул хәреф хатасын меңәрләгән кеше күреп узгандыр. ЮНЕСКО кадәр югары оешмада исеме мәгълүм бөек шәхесне туган ягында менә шулай кадерсезлиләр. Бу хата – данлыклы Казан артында туган телебезне белмәү, яратмау, санга сукмау бәласе.

Мин үзем ун ел буе Яңа Кенәр ятимнәр һәм караучысыз калган балалар мәктәбендә урыс балаларына татар телен өйрәтәм. Ул мескеннәр киләчәктә үзләренә татар теленең кирәге чыкмаячагын белгән хәлдә татарча укырга-язарга һәм сөйләшергә өйрәнәләр.

Кайчан да кайчан үзебезнең Дәүләт Советында татарча сөйләшә башлыйлар, шул вакытта мин хезмәтемнең заяга узмаганлыгын белеп куаначакмын. Әмма әлегә андый көннәрне күреремә ышанып бетә алмыйм.

Милләт

"Милләт бетә, тел бетә. Татар халкын саклап калырга кирәк”, – дигән сүзләрне күп ишетергә, күп укырга туры килә.

Дөрес түгел!

Милләт тә, тел дә бетмәячәк. Хәзергә милли аң юк. Урыс патшалары тарихын ятлап үскән татарда милли горурлык, милләтне ярату була алмый.

Урыс хөкүмәте бүген илдәге йөзләгән милләтне кушып "россиян” дигән бөек халык ясамакчы. Тарих кабатлана. Коммунистлар шулай бөтен кавемне укмаштырып "совет халкы” ясарга тырышканнар иде. "Россиян”нар белән дә шул хәл көтелә. Татар милләтенә үз көчен, үз бөеклеген күрер көннәр алда әле.

Сәясәт

Бездәге сәясәт халыкны алдаудан гыйбарәт. Түрәләр әйткән сүзләре, биргән вәгъдәләре өчен беркайчан җавап тотмыйлар һәм отставкага китмиләр. Бу яктан без уникаль дәүләттә яшибез.

Сәясәт акчага бәйле. Сәясәтчеләрнең аңы булган капиталны халык тормышын яхшырту өчен юнәлдерелергә тиеш, ләкин әлегә бу – утопия.

Укытучылар һәм врачларның аерым категорияләренә хезмәт хакын арттырып, хөкүмәт профессиональ бердәмлек нигезенә бомба салды. Капиталистик җәмгыять штрейхбрехерларны шулай әзерли. Бу – алар урамнарга бергә күтәрелеп чыкмасын өчен уйланылган хәйлә. Кеше турында кайгырткан җәмгыятьтә болай эшләмиләр.

Татарстандагы 49960 кешелек укытучылар армиясеннән 578 мөгаллимгә 100әр мең биреләчәк акча мәктәп укытучыларын пычакка пычак китерәчәк. Менә бездәге сәясәтнең асылы.

Язу

Җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, башбаштаклыклар кулга каләм алырга мәҗбүр итә. "Татарстан яшьләре” белән дуслашканыма да 9 ел үтеп киткән. Дөресрәге, яза башлавыма. Шул вакыт эчендә 150дән артык язмам, ике дистә юморкескам басылып чыккан. Күбрәк авыл һәм мәктәп турында язам. Уй-хисләрне халык белән уртаклашу миңа ышаныч һәм өмет бирә. Яшәү мәгънәлерәк күренә башлый. Газета – әйтергә теләг н сүзеңне меңнәрчә кешегә җиткерүче гаҗәеп зур көч. Язасы, әйтәсе килгән сүзләр күп. Бүгенге болгавыр заманда язмаларның темасын тормыш үзе биреп тора. Иренмә генә. Кайбер түрәләрнең мыегын кабарткан мәкаләләр дә язарга туры килә. Билгеле, язып кына тормыш шундук үзгәрмәячәк. Ә үзгәртәсе килә. Шулай булгач, язасылар алда әле.


Просмотров: 993 | Добавил: фарит | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz