"Бумеранг”
"Русия айнысамы?” дигән сорауга җавап эзләү "Әтәчегез күкәй саламы?” дигән сорау кебек көлке яңгырый. Кеше ни өчен эчүен ташларга тиеш ди әле? Күршесе тыныч яшәсен дипме, әллә сәламәтлегенә зыян салган өченме? Айныган кеше озак яшәү һәм әйбәт акчалы тормыш турында уйлый башлый ул. Бармак сөяге шыгырдау белән бүлнискә чабачак. Андагы кара чиратны күреп, табиб кесәсенә күпме акча салырга кирәклеген ишеткәч, йөрәге сикерә башлаячак. Бер шешә аракы акчасына даруханәләрдә гап-гади аспирин төймәләре генә сатып алырга мөмкин булуын белгәч, бөтенләй һушын җуеп, егылачак. Тегеләй дә вай, болай да вай. Шулай булгач, ниемә кирәк аңа айнырга?
Юк шул, җәмәгать, хикмәт анда түгел. Аның сере бөтенләй башкада – әлеге дә баягы президентта. Эчкечелек илне эчтән тәмам җимереп бетереп бара икән бит. Президент Медведев болай эчсәк, халык буларак бетәбез ди. Алкашларның саны, аз да түгел, күп тә түгел, 2 миллион 600 мең кешегә җиткән икән.
Медведевка кадәр дә илне айнытырга тырышучылар булды. Хәтерләсәгез, илнең баш санитар табибы Геннадий Онищенко 2008 елда Русияне аек дәүләткә әйләндерәбез дип, бөтен дөньяны шаккатырган иде. Айнымады Русия, тагын да ныграк исерде. Шуннан Путин үзе тотынды. 2020 елга спиртлы эчемлекләр куллануны 55 процентка киметү бурычын куйды. Әй, шатлангандыр инде "Путинка” эчәргә ияләнгән исерекләр аракының бетмәячәген белеп. Ник дигәндә, киметү сәясәтенең азагы безнең илдә һәрвакыт арттыру белән төгәлләнә. Чиновникларны киметкән кебек. Аннан, стажлы эчкечеләрнең кайсы гына 2020 елга кадәр тарта алыр икән? Тагын шунысы бар: бүген җан башына 18 литр аракы эчелә. Моннан 15-20 ел элек "Юность” журналы, җан башына 8 литрдан артык эчсә, халык деградацияләнә, милләт генофонды төкәнә дип язып чыккан иде. Шулай булгач, җәмәгать, без инде күптән төкәнгән, ягъни беткән халык.
Ә шулай да Русия айныды ди. Статистика буенча, безнең илдә исерек баштан ел саен 10-12 млн кеше җинаять кыла. Димәк, эчү бетсә җинаятьчелек нык кими һәм төрмәләргә эләкми калган 12 млн кешегә яшәү өчен торак, ашау өчен акча, бераздан пенсия кирәк булачак. Әле безнең сугыш ветераннарын да торак белән тәэмин итеп бетерә алганнары юк. Шуңа күрә башыңа үзеннән-үзе төрмәдә утыруы хәерлерәк түгел микән дигән исерек уй килә. Халык эчүдән туктаса, исерекләр өчен закон чыгарып утыручы депутатларның кирәге калмаячак. Яңа туган полициягә эш бетәчәк, чөнки аларның олигархлар, ришвәтчеләр белән көрәшерлек "тешләре” үсмәгән әле.
Русиядә эчкечелек белән көрәшү бумеранг атуны хәтерләтә. Һавага атылган бумеранг кошка тимәсә, кире очып килә һәм тотып кала алмасаң, үзеңә китереп бәрә. Һәр патша илне айнытырга тырышып караган һәм аракы белән көрәштә һәрвакыт Русиянең үз башы "тишелгән”.
Язманың ахырында "яшел елан”ны җиңү юлы барлыгын да әйтеп үтим инде. Пәйгамбәребез (с.г.в) исерек гарәпләрне айныткан бит, 16 ел эчендә исерткеч эчемлекләрдән биздергән. Димәк, котылу юлы бар, ул – Ислам. Ислам дөньясында исерткечнең "бозыклыкларның анасы” дип аталуы аның иң зарарлы бер нәрсә икәнлеген аңлата. Шуны аңлаган мөселман кешесенә иминлек килә, бәхет елмая, бәрәкәт иңә.
Фәрит ВАФИН."Т.Я."2011.22.02.№23
|