Бүген Мөхәррәм аеның унынчы көне – Гашура көне. Бу көннең Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.
"Шәһруллаһил Мөхәррәм” буларак шөһрәт казанган, ягъни "Аллаһның изге ае” дип йөртелгән Мөхәррәм, Ходайның рәхмәт вә бәрәкәте, ихсан вә нигъмәтләре аеруча артып, муллыкка ирешкән бер айдыр. Аллаһның ниндидер аерым ае, көне яки елы юк, ләкин Мөхәррәм ае Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен бер дигән форсат булганга, Пәйгамбәребез тарафыннан шул рәвешле аталган.
Гашура көненең Аллаһ хозурындагы бөеклеген "Фәҗр” сурәсенең икенче аятендәге "Ун төн белән ант итәм” сүзләреннән үк сиземләргә була.
Бу көнне Гашура дип атауның сәбәбе аның Мөхәррәм аеның унысына туры килүенә бәйле. Хәдис китапларында бу исемнең бирелү хикмәте буларак, ул көнне Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт бирүе күрсәтел
...
Читать дальше »