Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Воскресенье, 28.04.2024, 02:56

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 9 » Бүген-Гашура көне.
23:05
Бүген-Гашура көне.

Бүген Мөхәррәм аеның унынчы көне – Гашура көне. Бу көннең Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.
"Шәһруллаһил Мөхәррәм” буларак шөһрәт казанган, ягъни "Аллаһның изге ае” дип йөртелгән Мөхәррәм, Ходайның рәхмәт вә бәрәкәте, ихсан вә нигъмәтләре аеруча артып, муллыкка ирешкән бер айдыр. Аллаһның ниндидер аерым ае, көне яки елы юк, ләкин Мөхәррәм ае Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен бер дигән форсат булганга, Пәйгамбәребез тарафыннан шул рәвешле аталган.
Гашура көненең Аллаһ хозурындагы бөеклеген "Фәҗр” сурәсенең икенче аятендәге "Ун төн белән ант итәм” сүзләреннән үк сиземләргә була.
Бу көнне Гашура дип атауның сәбәбе аның Мөхәррәм аеның унысына туры килүенә бәйле. Хәдис китапларында бу исемнең бирелү хикмәте буларак, ул көнне Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт бирүе күрсәтелә.
Аллаһ Гашура көнне Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр көймәсен Җүди тавы өстенә утырта. Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан чыгара. Атабыз Адәмнең тәүбәсе ошбу көндә кабул ителә. Йосыф пәйгамбәр агалары ташлап киткән кое төбеннән Гашура көнендә чыгарыла. Хәзрәти Гайсә ошбу көндә дөньяга килә һәм күккә ашырыла. Давыт галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул була. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяга килә. Ягъкуб га-ләйһиссәламнең Йосыф хәсрәтеннән күрмәскә әйләнгән күзләре ачыла. Әюб галәйһиссәлам дәһшәтле авыруыннан шифа таба.
Гашура көне дигәндә искә төшкән иң беренче гыйбадәт – ураза тоту. Мөхәррәм ае һәм Гашура көне Китап әһеленнән булган яһүди һәм христианнарда да изге көн саналган. Рәсүлебез Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, анда яшәгән яһүдиләрнең ураза тотканнарын күрә. "Бу нинди ураза?” – дип сорый. Яһүдиләр: "Бүген Аллаһ Тәгалә Мусаны дошманнарыннан коткарган, фиргавенне диңгез төбенә батырган көн. Муса галәйһиссәлам шөкер йөзеннән бу көнне ураза тоткан”, – диләр. Яһүдиләргә охшамау, уразаны нәкъ менә Гашура көненә генә туры китермәү өчен, Мөхәррәмнең 9, 10, 11 көннәрендә ураза тоту киңәш ителә.

Просмотров: 1219 | Добавил: фарит | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz